Чүпрәле районының «Чынлы» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Чүпрәле районының «Чынлы» хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.

«Хуҗалык урып-җыюгв 21 июльдә кереште. 2030 га мәйданнан алар 12000 тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Хуҗалыкта уртача уңдырышлылык 60 ц/га тәшкил итә, шул исәптән көзге бодай – 66,6 ц/га, язгы арпа – 63 ц/га, язгы бодай – 60,5 ц/га, борчак – 34,8 ц/га, солы – 61,0 ц/га», - дип сөйләде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов.

Урып-җыюда 5 ашлык җыю комбайны эшләгән:2 - «Полесье» һәм 3 «CLAAS». Алдынгы комбайнчылар арасында:Рафик Шәйдуллов – 2700 тонна, Илгиз Миначев – 2600 тонна һәм Илдус Зәмдиханов – 2550 тонна.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүгенгә Чүпрәле районында 24,7 мең га мәйданда 89,8 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 36,4 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International