Актаныш муниципаль районының "Нур Баян ис." ҖЧҖ игенчеләре Татарстанда беренче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

“Н. Баян ис.” ҖЧҖ игенчеләре республикада беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр.

“Хуҗалык урып-җыюга 19 июльдә кереште. Аграрийлар урып-җыюны 22-23 көндә төгәлләделәр. 2010 гектар мәйданнан алар 88646 центнер ашлык җыеп алдылар, уңдырышлылык 44,2 ц/га тәшкил итә, бу узган елга караганда 9 центнерга күбрәк. Мондый уңышка ирешүгә минераль ашламалар кертү шактый зур йогынты ясады", - дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәләмов.

Урып-җыюда 4 ашлык җыю комбайны эшләгән: 2 -«Тукано 430», «Акрос – 595» һәм «КЗС-1218». Комбайнчылар арасында Илшат Ханнанов - 2434 тонна, Рамил Шәймәрданов - 2627 тонна, Равил Сәлимов - 2405 тонна һәм Вазыйх Хәмәтвәлиев 982 тонна ашлык җыеп, алдынгылар рәтенә чыкканнар. Алар кырларда иртә таңнан төнгә кадәр эшләгәннәр.

“Быел урып-җыю бик авыр булмады. Көн саен төнге сәгать 12гә кадәр эшләдек. Беренче көннән үк ашлыкны чистартып, икмәк пешерү җайланмасында киптердек. Без әле дә урып-җыюны төгәлләвебезгә ышанып бетә алмыйбыз”, - дип сөйли комбайнчы Рамил Шәймәрданов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Актаныш районында бүгенгә 29,1 мең га ашлык суктырылган, 132,6 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңдырышлылык - 45,5 ц/га.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International