21 - 24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы узачак. Чара цифрлы технологияләр өлкәсендә урнашкан халыкара фәнни һәм эшлекле элемтәләрне саклау һәм үстерү максатларында онлайн-форматта оештырыла.
Форум бай программалы һәм цифрлаштыру мәсьәләләрен төрле яклап тәэмин итә торган, шулай ук катнаш коммуникацияләр һәм яңа элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген бирә торган зур вакыйгаларны һәм тематик юнәлешләрне берләштерә.
Форум программасында интеллектуаль транспорт системалары, ситуацион үзәкләр, бүгенге заманның киберкуркынычсызлыгы, бизнеска юнәлдерелгән инновацияләр һ.б. темалар буенча панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, чара кысаларында шулай ук инновацион цифрлы чишелешләрнең онлайн күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә. Татарстанның берничә компаниясе агросәнәгать комплексы өчен үзләренең яңа эшләнмәләрен күрсәтәчәк.
Форум турында өстәмә мәгълүмат белән kazandigitalweek.com сайтында танышырга мөмкин.