Зәй районы күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре барышында хәбәр әйтте. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган ишегалларының берсендә булды. Ишегалды территориясе Төзүчеләр һәм Октябрь урамнары буенча күп фатирлы ике йортны берләштерә. Ремонт барышында төзүчеләр тротуарлар мәйданын киңәйткәннәр, яңа яктырткычлар урнаштырганнар, асфальт җәелгән, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган. Автомобиль хуҗаларының үтенечләре да игътибардан читтә калмаган: парковка урыннары саны арттырылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган ишегалдын карады, шулай ук җирле халык белән аралашты. Зәйлеләр Татарстан Республикасы Президентына «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерделәр. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ишегалларын төзекләндерү проектын эшләүдә халыкның катнашуы – программаны тормышка ашыруның төп принцибы.
Барлыгы 5 ел эчендә Зәй районында 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла, шуларның 45е быел яңартыла. Эшләр «Татнефть» ГАҖ акчаларыннан финанслана.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Чыбыклы авылы янындагы «Зәй шикәре» агрофирмасы кырына юнәлде. Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президентына агымдагы урып-җыю кампаниясе барышы турында сөйләделәр. Быелгы урып-җыю мәйданы 37,3 мең га тәшкил итә, бүгенгә планның 52 %ы җыелган - 19,4 мең га, Зәй районы, гектардан 63 центнер уңыш җыеп, уртача уңыш күрсәткече буенча республикада иң алдынгы урында тора.
Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә яңа уку елына әзерләнүгә: укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыруга һәм белем бирү йортларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты. "Мәктәпләрне классик стильдә ачачакбыз. Балаларга да, укытучыларга да видеоэлемтә буенча белем бирү бик авыр", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Зәй ГРЭСын модернизацияләү мәсьәләсенә игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерделәр. Исегезгә төшерәбез, пар-газ җайланмасының яңа энергоблогын төзи башлау быелга планлаштырылган. «Бу безнең республика өчен бик мөһим проект", - дип ассызыклады ул хакта Татарстан Республикасы Президенты.