Сәламәт булыйк: балның һәм бал кортларының файдасы турында профессиональ умартачылар сөйләгән кебек башка беркем дә шулай күп һәм матур итеп сөйли алмый

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган иң кызыклы проектлар турында сөйли.

Алабуга районында берәү дә умартачы Трофимовлар - Жегулиннар династиясе кебек бал һәм кортларның файдасы турында сөйли алмый. Алар 1982 елдан бирле бал җитештерү белән шөгыльләнәләр. Гаилә бизнесы җитәкчесе - Раиса Трофимова. Раиса Трофимовада үзенең кызыксынучан һәм әрсез холкы аркасында балачактан ук умартачы булу идеясы барлыкка килә.

 Алар эшне дәүләт умарталыгыннан башлыйлар. Ә илдә шәхси эшкуарлык рәсми рәвештә рөхсәт ителгәч, үз умарталыкларын ачалар һәм шул вакыттан алып үзләре өчен эшлиләр.

"Абыем элегрәк умарталар тотты, тик нигәдер минем белән һөнәри серләрен уртаклашырга теләми иде.   Ә миндә шул серләргә төшенү теләге тагын да артты. Шуңа күрәдер дә мин Минзәлә техникумына, умартачылык бүлегенә укырга кердем. Соңрак умартачылык институтын, аннары академияне тәмамладым, аннары 15 ел дәвамында Минзәлә техникумында дәүләт имтиханнары  алдым», - дип искә ала Раиса Трофимова.

 Бүгенге көндә умартачылар хуҗалыгында 100дән артык умарта оясы бар. Умарталыктагы барлык бал кортлары оялап  бүленгән, аларның һәркайсы 60 меңләп бал кортыннан тора.

"Умартачылык белән яшьтән үк шөгыльләнә башладым. 10 яшьтә минем үземнең ун умарта оясы бар иде инде. Бал җитештерү процессы җиңел эш түгел. Бал кортларын карау махсус алым таләп итә. Бу умартачының киеменнән үк башлана – челтәрле битлек үзе генә дә ни тора! Шунысын да әйтергә кирәк, умарталыкта булганда, һәр умартачының үзенең төтен чыгаргычы (дымарь)  булырга тиеш», - дип сөйли  яшь умартачы Юрий Жегулин, бал агызу процессына керешеп.

 

Юрий, социаль челтәрләрдән актив файдаланып, үз эшен районның баш умартачысы буларак башлады. Аның әнисенә нәкъ менә шушы өлкә җиңел бирелми торган була. Ә ул, замана кешесе буларак, хәзерге яңалыкларга җиңел кереп китә.

«Хәзер районда 200гә якын умартачы исәпләнә, алар арасында ике-өч оялы кечкенә умарталыклар да бар. Үзара тагын да тыгызрак аралашу өчен мессенджерда төркем булдырдым, анда районның барлык умартачылары тора. Безнең төркем «Алабуга умартачылары» дип атала. Анда умартачылар тәҗрибә уртаклашалар, шулай ук кырларны эшкәртү турында мәгълүмат урнаштыралар. Бу умартачылар куркыныч турында алдан белсеннәр һәм үзләрен бал кортларын зыян килүдән саклап кала алсыннан өчен эшләнә», - дип сөйли Юрий Жегулин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International