Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Алабуга районында эш сәфәре белән булды

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Алабуга районында булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе ҖЧҖендә булды һәм «Фалалеева» КФХ эшчәнлеге белән танышты.

«МТЗ-Татарстан» ҖЧҖендә генераль директор Константин Анисимов белән Марат Җәббаров завод эшчәнлеге һәм тракторлар җитештерү белән танышты.

“Предприятиедә 13 ат көченнгән алып 355 ат көченә кадәр егәрлеге булган «Беларус» тракторларының 13 моделен җыю үзләштерелде. Әлеге җитештерү линиясе вәкилләренең иң зур өстенлеге - югары җитештерү куәте булу һәм төрле җитештерүчеләрне авыл хуҗалыгы комплекслары һәм агрегатлары белән тәэмин итүнең киң мөмкинлекләре булу», – дип сөйләде генераль директор Константин Анисимов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы предприятие эшен бәяләде һәм республика агрохолдинглары белән эшне җайга салырга киңәш итте.

Сәфәр ахырында министр «Фалалеева О.Ю.» крестьян-фермер хуҗалыгында булды. 2019 елда фермер «Гаилә терлекчелек фермалары» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 20 млн.сум күләмендә грант алган. Грант акчасына 2100 башка исәпләнгән ферма төзелгән. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1000 баш терлек бар, 2021 елга терлекләрнең баш санын 2 меңгә җиткерү планлаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International