Кыр хәбәрләре:Тукай районыннан яшь белгечләр югары технологияле комбайннарда эшлиләр

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта ешка киткән яңгырлар район игенчеләренә урып-җыюны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Болытлар артыннан кояш күренүгә алар басуларга ашыга.

Быел «Вилданов» КФХ хезмәткәрләренә 1251 гектар мәйданнан бөртеклеләр культуралар җыеп аласы бар. Хуҗалыкта уҗымнарның мәйданы 301 гектар, сабан бодае — 431 гектар, калганы – арпа. Уңыш узган ел белән чагыштырганда шактый югары – 39 центнер.

"Мондый күрсәткечкә ирешүнең серен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимнәрен үтәү белән аңлатырга кирәк. Уракка югары технологияле «Тукано», «Мега», «Нива» комбайннары җәлеп ителгән. Алар көзге бодайны турыдан - туры суктыралар», - дип сөйли хуҗалык идарәчесе Ирек Вафин.

Комбайннар штурвалы артында - яшьләр. Игенчеләр династиясеннән абыйлы-энеле Фирзәр һәм Илмир Шәфыйковлар. Әтиләре Илһам һәм олы абыйлары Фәнзәр авыл хуҗалыгы тармагында эшлиләр.

20 яшьлек механизатор Илмир Шәфыйков күптән түгел генә гаилә корып җибәргән. Перспективалы хезмәткәргә ярдәм итү максатыннан хуҗалык аңа фатир биргән.

"Урып-җыюдан алган акчаларга фатирда ремонт ясарга җыенам", - ди Илмир.

Яшь булса да, аларның тәҗрибәсе җитәрлек. Уракта алар беренче генә ел түгел. Әйтик, быел сатып алынган «Мега» комбайнына 19 яшьлек Ринат Гатиятуллин идарә итә. Аның өчен бу җиденче сезон.

Яшь хезмәткәрләр бөтен гомерләрен авылда эшләүгә багышлаган остазларга таяналар. Шуларның берсе – Илдар Таһиров. Аның хезмәт стажы - 25 ел. Бүген ул Альберт Алиев белән бергә кырдан ашлыкны ашлыксаклагычка ташый. Кырга да ул беренчеләрдән булып чыккан - «Макдон» комбайнында 60 гектар көзге уҗымнарны чаптырган инде.

"Хуҗалыкның алыштыргысыз кешесе. Нинди генә техникага утырса да, ул һәрвакыт намус белән эшли», – ди хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов.

Комбайннар артыннан кырга пресс-җыю агрегаты чыга. Рәҗәп Гобәйдуллин һәм Владимир Винокуров салам тәгәрәтәләр. Бу эш төгәлләнгәннән соң алар Фәррар Шәфыйков белән бергә көзге чәчү өчен җир эшкәртә башлаячаклар. 505 гектар әзер инде» Киләчәктә көзге культуралар мәйданын арттырачакбыз", – ди идарәче Ирек Вафин.

Кырда эшләүчеләрне тиешле дәрәҗәдә кайгырталар:эшләүчеләргә кайнар ризык алып киләләр, барлык санитар һәм янгынга каршы нормалар саклана.

Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да Татарстанда комбайнчылар арасында «Татарстан Республикасы Президенты "грантына республика конкурсы узачагы турында хәбәр иткән иде.2019 елда Президент премиясенә районның 19 механизаторы лаек булган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүген Тукай районында 6,62 мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыеп алынган, 27,6 мең тонна ашлык суктырылган, район буенча уңдырышлылык - бер гектардан 41,7 центнер. Район амбарларына барлыгы 21 мең тоннадан артык ашлык кайтарылган инде. Хуҗалыклар басуларында 87 комбайн эшли. Суктыру тәүлегенә 1 мең гектарга кадәр җитә. Һәр комбайнга уртача йөкләнеш 15 гектарга якын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International