Район яңалыклары: Чүпрәле районында уңыш җыюда катнашучы комбайнчыларны бүләкләделәр

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Чарада район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов катнашты. Район кырларында бар куәткә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 70тән артык комбайн бөртеклеләрне урып суктыралар.

Хуҗалыклар  комбайнчыларына акчалата премияләрне район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы тапшырдылар. Сертификатлар һәм Мактау грамоталарын «Чынлы» ҖЧҖ комбайнчылары Илгиз Миначев, П.В. Дементьев исемендәге агрофирмадан Александр Батырев, “Мәхмүтов И.Ф.” «КФХсыннан Дамир Әхмәтов һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасыннан Владимир Ефрейторов алдылар.

 Агросәнәгать комплексында эшләүче һәм азык-төлек бурычларын тәэмин итүче кешеләргә игътибарлы булу аеруча мөһим. Урып-җыю кампаниясендә күп нәрсә комбайнчылардан  тора һәм хезмәт нәтиҗәләрен тиешенчә бәяләү эш сыйфатын шактый яхшырта.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә районда 9,34 мең га мәйданда 35,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 38 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International