Онлайн-вебинар: Ничек итеп ач калмаска һәм дөньякүләм азык-төлек базарында ничек җиңеп чыгарга

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 6 августта 15:00 сәгатьтә Талантлар университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты вебинарында катнашырга чакыра.

Чара барышында спикерларга азык-төлек иминлеге  һәм экологиянең актуаль проблемалары буенча сораулар бирергә һәм җаваплар алырга, тере системалар һәм республика белән идарә итү арасында нинди  уртаклык булуын белергә, дронны  бензинда яки электрда  эшләтү   яхшыракмы, нинди һөнәр  сайларга һ.б. ларны белергә мөмкин булачак.

 Биотөрлелек һәм үсемлекләрне яклау турында ТР ФА мөхбир-әгъзасы, Казан ДАУның үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы мөдире Сафин Радик Ильяс улы сөйләячәк. Ул түбәндәге тема белән чыгыш ясаячак:

- Тере системалар белән идарә итеп буламы - биотехнологиянең бүгенге торышы һәм киләчәге.

- Нәрсә ул азык-төлек иминлеге һәм сәламәт туклану? Ни өчен бу җәмгыятьнең киләчәк үсеше өчен мөһим.

 - Үсемлек авырый, нәрсә эшләргә яки фитопатологик фән, үсемлекне ничек дәваларга?

- Авыл хуҗалыгында геном-технологияләр, мифлар һәм фән.

Цифрлы икътисад һәм халыкара азык-төлек базары темасын   Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Миңнегали улы ачачак һәм түбәндәгеләр турында сөйләячәк:

- Дөньякүләм азык-төлек базарларында акча эшләргә өйрәнү, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау һәм импортлау белән шөгыльләнү өчен нәрсә белергә кирәк?

- Халыкара органик һәм хәләл продукция базарларын ничек үстерергә һәм сертификацияләргә?

- Цифрлы авыл хуҗалыгы нәрсә ул?

- Республика яки район белән ничек идарә итәргә?

- Агро, гастро авыл туризмы программаларын ничек үстерергә?

 Казан ДАУның урман тармагы таксациясе һәм икътисады кафедрасы доценты Гыйбадуллин Радик Зөфәр улы бүгенге экология  проблемалары һәм тормыш сыйфаты турында сөйләячәк һәм түбәндәге  темаларны ачачак:

- Безнең экология өчен иң хәтәре нәрсә?

- Без нәрсә белән сулыйбыз һәм безгә үсемлекләр ни өчен кирәк?

- Начар экология шартларында тормыш сыйфатын саклап калып буламы?

АПКны автоматлаштыру һәм роботлаштыру темасы белән Казан ДАУ лабораториясенең әйдәүче белгече Сабиров Рәис Фәрит улы чыгыш ясаячак. Спикер түбәндәгеләр турында сөйләячәк:

- Дроннар өчен электр яки бензин яхшыракмы?

- Пилотсыз комбайн машинист һөнәрен алмаштырырмы?

- "Акыллы авыл хуҗалыгы" нәрсә ул?

Zoom конференциясенә түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин:

https://us02web.zoom.us/j/86489797133?pwd=RjY5SVphYTgxVHg1TzRvZ05yQ1FhUT09

Конференциянең идентификаторы: 864 8979 7133

Керү коды: 916904

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International