Массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар арасында «Минем җирем – Россия» конкурсына гаризалар алу дәвам итә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторлары; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Шулай ук өченче ел рәттән инде конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала - авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак. Бүгенгә Татарстаннан конкурска 16 катнашучы теркәлгән.

 Аерым авторлар өчен түбәндәге номинацияләр каралган:

Органик авыл хуҗалыгы (Россиядә экологик чиста һәм органик продукция җитештерү);

- яшь эшкуарлар проектлары;

- яшьләрнең граждани  инициативалары;

- авыл халкының көндәлек  тормышында яшь журналист һәм заманча технологияләр   («цифрлы  авыл»,   «үсештәге авыл»).

Алар өчен шулай ук  өстәмә  премияләр каралган:

  •  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү;
  •  Авыл территорияләрен үстерү (инфраструктура, социаль мәсьәләләрне хәл итү, уңайлы авыл мохите);
  •  Фермерлык һәм кооперация (уңыш тарихы, дәүләт ярдәме белән фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү тәҗрибәсе һәм практикасы);
  •  Авыл туризмы маршрутлары, уникаль авыл территорияләре, агротуризм һ. б.

Фотожурналистлар өчен:

    • Уникаль авыл территорияләре (агротуризм/авыл туризмы);

    • Авыл территорияләренең мәдәни-тарихи һәм табигый мөмкинлекләрен саклап калу (дәвамлылык, мәдәни мирас, гаилә традицияләре һ. б.).

YouTube-каналлардан файдаланучылар өчен:

  • Авыл тормышы турында блог: көндәлек авыл мәшәкатьләре, авылның актуаль проблемалары, авыл тормыш рәвешен популярлаштыру.

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен (редакцияләр, теле-радио, интернет басмалар, көндәлек матбугат):

  • Авыл территорияләренең, шул исәптән авыл туризмында махсуслашучы территорияләрнең төбәк брендлары;
  • Авыл территорияләрен үстерү (инфраструктура, социаль мәсьәләләрне хәл итү, уңайлы авыл мохите);
  • Фермерлык һәм кооперация (уңыш тарихы, дәүләт ярдәме белән фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү тәҗрибәсе һәм практикасы);
  • Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы октябрьдә узачак «Алтын көз-2020» 22 нче Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә булачак.

Конкурс номинацияләре, анда катнашу шартлары, конкурс бүләкләре турында   http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында  укыгыз. Конкурс эшләре 2020 елның 1 июленнән 11 сентябренә кадәр кабул ителә. Теркәлү ачык инде - http://konkurs.agromedia.ru/User/Reg/. Катнашуга документларны һәм проектларны  agrosmi2020@yandex.ru электрон почта аша җибәрергә кирәк. Катнашу мәсьәләләре буенча  консультацияләр 8-800-775-00-84 телефоны буенча бирелә (Россия буенча шалтырату түләүсез), кызыксындырган барлык сорауларны шулай ук телеграмм-каналның @agrosmi төркемендә дә биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International