Татарстан Республикасында 206 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 13,7 %ында 836 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 40,7 ц/га

2020 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, 231 мең га мәйданда майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар, дип билгеләп үтте.

«Кырларда эшли торган 3,5 мең комбайнга урып-җыю буенча уртача йөкләнеш 413 га туры килә", - диде министр.

Бүгенге көндә республика буенча 206 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 13,7 %ында 836 мең тонна ашлык суктырылган (+547 мең тонна), уртача уңдырышлылык - 40,7 ц/га (2019 елда 32,7 ц/га).

Әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш 44,2 ц/га тәшкил итә, 541 мең тонна суктырып алынган.

Бүгенге көнгә борчак уңышы 2019 елга караганда бер гектардан 3,6 центнерга күбрәк, ягъни 27,5 ц/га.

«Гомумән алганда, барлык районнар да урып-җыюга әзер, әмма стартта районнар төрлечә эшли. Объективрак булсын өчен 4 климат зонасы буенча урып - җыю темпларын аңлатып китәм», - дип төгәлләштерде министр.

Идел алды зонасында 8 муниципаль район бар. Алар арасында иң югары темп Буа районында – бөртеклеләрнең 25%ы җыелган, уртача уңдырышлылык – 40,6 ц/га, Чүпрәле районында – 21%, уңдырышлылык – 38,6 ц/га, Апас районында – 20%, уңдырышлылык – 34,6 ц/га, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында бары тик 11% кына әле уңыш җыеп алганнар.

Көнбатыш Кама аръягы (7 район): Нурлат районында 26% мәйданда уңыш җыелган, уңдырышлылык - 42,5 ц/га, шул ук вакытта Чистай районында бары тик 12% кына җыелган; Алексеевск районында чәчүлекләрнең 19 %ы җыелган, ә күрше Яңа Чишмә районында – 10% кына әлегә.

Көнчыгыш Кама аръягы (7 район):Зәй районында уңыш 25% мәйданда җыелган, бер гектардан уңдырышлылык 62 центнердан артыграк. Янәшә күршеләр әлегә шактый артта бара.

Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягы (7 район):Азнакай районында уңыш 20% мәйданда җыелган, уңдырышлылык – 46 ц/га, Чирмешән һәм Ютазы районнарында 14% мәйданда җыйганнар. Бу зонаның калган районнарында уңыш 10 %тан да кимрәк җыелган әле.

«Безнең төньяк районнар объектив сәбәпләр аркасында ныклап торып урып-җыю эшенә киләсе атнада керешәчәкләр. Шул ук вакытта берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе әлегә кадәр үз комбайннарын ремонтлап бетермәгәннәр. Бу хуҗалыклар җитәкчеләреннән хәлиткеч чаралар күрүегезне сорыйм", - диде Марат Җәббаров.

Темпларны тизләтү өчен элеваторлар хезмәтеннән файдаланырга кирәк, дип белдерде алга таба Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Әлеге предприятиеләрнең ашлык киптерү комплекслары тәүлегенә 90 мең тоннадан артык ашлык киптерергә сәләтле (сәгатенә 3,9 мең тонна). Алар барысы да яңа уңыш ашлыгын кабул итәргә әзер. “Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле. Быел да, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчылар арасында республика конкурсы узачак, җиңүчеләргә 100әр мең сумлык 200 премия биреләчәк. Районнарның комбайннар эшен объектив алып баруларын һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына белешмәләрне үз вакытында тапшыруларын сорыйм», - диде министр.

Марат Җәббаров африка дуңгызлар чумасы (АЧС) вәзгыяте турында тулырак сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тулаем Россия Федерациясе буенча хәлләр киеренке кала.

Бүгенге көндә АЧС буенча 30 чыганак карантинда, шул исәптән 15 - Самара өлкәсендә, 3 - Түбән Новгородта. Самара өлкәсендә чыганакларны теркәү аеруча борчу тудыра, чөнки Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан алар 100 километр ераклыкта гына.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Самара өлкәсендә чыгаклар таралуның төп сәбәпләре – дуңгыз тотучыларның дуңгызларга карата африка чумасын профилактикалау буенча тиешле чараларны үтәмәве һәм кыргый кабаннар арасында вирус булу.

Министр халыкка һәм аучыларга - дуңгызларны ирекле йөртмәскә, шулай ук урман массивларына чыгаруны чикләргә кирәк, дип, мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына кабан дуңгызларының саны арту-артмавын катгый күзәтеп барырга һәм Россиянең имин булмаган төбәкләреннән кабаннарның үтеп керү фактларын булдырмау буенча барлык чаралар күрергә кирәк.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International