Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә сугарыла торган җирләрнең мәйданнарын арттыручы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, “Татмелиоводхоз” идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин, инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, республиканың бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә торган хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Марс Хисмәтуллин киңәшмәдә катнашучыларга “2012-2014 нче елларда ТРда мелиорация ясалган җирләрнең мәйданнарын арттыру хисабына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру” программасын тормышка ашыру турында сөйләде.
Аерым алганда, әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә чыгымнарын 50 процентка кадәр кайтару өчен, субсидияләр бирү каралган. Төзелеш, гомуми һәм шәхси кулланылыштагы мелиорация системаларына реконструкция ясау һәм техник яктан яңарту кебек эшләргә компенсация булачак.
Хуҗасы булган яки кулланылышка алган, аерым урнашкан гидротехник корылмага ия булган игенчеләргә дә шундый ук хокук бирелә.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ачык туфракта бәрәңге һәм яшелчәләр үстерүгә бәяле программа проекты белән танышты.