Теләче районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Чарага районның авыл хуҗалыгы оешмалары алдынгылары, КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары, эшкәртү сәнәгате лидерлары, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннары, шулай ук районның яшь белгечләре чакырылган иде.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов мөрәҗәгать итте.
“Без язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамладык. Барлык агроклиматик сроклар исәпкә алынды, кирәкле әзерлек эшләре вакытында башкарылды, кирәкле ашламалар кертелде. Быел авыл хуҗалыгы эшләре өчен климат шартлары да уңай булды”, — диде Нәҗип Хаҗипов.