Ютазы районы Каразирек авылында җиде фермер бар

2013 елның 1 феврале, җомга

Башка авылларда мал саны кимегән бер чорда, каразиреклеләр киресенчә арттыра. Бу җирлектә 25 ат, 600 баш мөгезле эре терлек бар, шу­ның 400е – савым сыерлары. “Бу әле тулы сан түгел”, – ди Ютазы районы Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Котдусова.

Халык симертү терлеген, яшь бозауларны бөтенләй хисапка кертми икән. Әгәр дә аларны да санасак, шәхси хуҗалыкларда мең башка якын мөгезле эре терлек була.

Каразиреклеләр терлекчелек белән күптәннән шөгыльләнә. Алар шәхси маллар уртак сарайга ябылган коллективлаштыру чорында да куркып тормаган. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы җимереклекне торгызган чорда да төшенкелеккә бирелмиләр: колхозны да күтәрәләр, шәхси мал да тоталар. Совет чорында “Байкал” колхозы районда иң байларның берсе була. Биредә дуңгызчылык, сарыкчылык, мөгезле эре терлек тармаклары уңышлы үсеш ала. Хәтта иң авыр үзгәртеп корудан соңгы елларда да каразиреклеләр тиз аякларына баса, җәмәгать көтүен таркатмый.

2010 елның күрелмәгән корылыгы әле дә истән чыкмый, бүген булган кебек кенә. Аннан зыян күрмәс өчен авылда савым терлекләрен нык саклыйлар. Мөмкинлекләре булган кешеләр, Оренбургка, Самарага барып, мал азыгы сатып ала. Менә шулай терлекләрен коткара алар.

Зур булмаган авылда җиде крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Котловский, Килдияров, Нуруллин, Әхмәтов, Гафиятов, Мөхәммәтҗанов һәм Маликов төзегән фермер хуҗалыклары үзләрен генә туендырып калмыйча, авыл халкын да эшле итә.

«Ватаным Татарстан»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International