Марат Җәббаров Аксубай районында булды

2020 елның 17 июле, җомга

Аксубай районы белән танышу Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгыннан   башланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район башлыгы Камил Гыйльманов белән бергә фермер хуҗалыгын карады, терлекчелектәге эш нәтиҗәләрен, терлек азыгы белән тәэмин итү, продукцияне сату мәсьәләләрен өйрәнде. 2020 елда фермер хуҗалыгы «Гаилә терлекчелек фермасын үстерү» проекты буенча 150 баш савым сыерга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала һәм роботлаштырылган ферма ачарга уйлый. 

Министр шулай ук «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөт комплексында булды, сөт терлекләре, яшь терлекләр тора  торган корпусларны карады, аларны карау, ашату шартлары белән танышты. Кунаклар шулай ук «Аксубай» АФның үзәк базасында булдылар, агрофирма эшчәнлеге белән таныштылар, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре, инвесторлар белән сөйләштеләр.

«Волга-Селект» ҖЧҖ территориясендә комбайннар парады һәм район авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашу узды. Кунаклар техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерү кысаларында комбайннарның рәтен  карап чыктылар, герметиклыкка тест үткәрделәр. Комбайннарнеы контроль  суктырып  карадылар. Техниканың  әзерлеге  яхшы бәяләнде.

 "Комбайннарның кырга чыгу әзерлеген без 99 процентка бәялибез", - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гыйльманов. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларының  яхшы эшләве,  хезмәткәрләргә  хезмәт хакын түләүнең яхшы оештырылганы  өчен инвесторларга рәхмәт белдерде.

Марат Җәббаров комбайнчылар белән очрашуда, быел уңыш мул булыр дип көтелә, дип билгеләп үтте. Төп бурыч - аны вакытында җыеп алу һәм  амбарга, складларга салу. «Көннәрнең имин булуын телим, барыгызга да   урып-җыю кампаниясен оператив төгәлләргә булсын. Үзегезне саклагыз, бигрәк тә бүгенге вируслы инфекцияләргә  бәйле катлаулы вәзгыятьтә», - дип билгеләп үтте министр һәм район  авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң булдыклы хезмәткәрләрен бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International