Яссылатылган ашлыкны консервацияләү – югары сыйфатлы азык әзерләү өчен нәтиҗәле ысул

2020 елның 17 июле, җомга

Азнакай, Буа һәм Лаеш районнары хуҗалыкларында бу принцип буенча 1000 тоннадан артык яссылатылган ашлык әзерләнгән инде. Якын арада бу эш Апас районында да башланачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча бүгенге көнгә республика хуҗалыкларында «MURSKA» маркалы 39 дымлы ашлыкны яссылату җайланмасы бар.

Мондый әзерләүнең уңай ягы шунда, ул ашлыкны эшкәртү, киптерү, ваклау һ.б. гадәти ысул белән башкарыла торган төрле операцияләрдән котылырга мөмкинлек бирә. Мондый ысул шулай ук еш кына һава торышы үзгәреп торганда, хуҗалыкларда орлыкка ашлык әзерләү, уңыш җыеп алу өчен техник чаралар һәм эшче куллар җитмәгәндә, бөртеклеләрне иртәрәк һәм сыйфатлы җыеп алырга да мөмкинлек бирә. Мондый ысул белән алынган азык югары туклыклы булуы һәм яхшы саклануы белән аерылып тора.

Консервацияләнгән яссылатылган ашлыкның өстенлекләре арасында: терлек азыгының хайваннарны тукландыруга әзер булуы, консервацияләнгән яссылатылган ашлыктан тузан чыкмый, аны терлекләр яратып ашый һәм яхшы үзләштерә, сөт һәм итнең сыйфаты яхшыра, савым һәм терлекләрнең авырлыгы арта.

Ашлыкны киптергәндә тотыла торган энергия белән чагыштырганда яссылатудан икътисадый нәтиҗә шактый югарырак. Моннан тыш, җайланмалардан файдалануга чыгымнар да кими. Яссылату тегермәне ваклаучы җайланма энергиясенең ¼ен генә сарыф итә. Һичшиксез, аның иң мөһим өстенлеге терлекләрнең продуктивлыгын (сөт, аксым, май, ит җитештерү) арттырудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International