15 июль көнне Тәтеш районында "Агросоюз" ҖЧҖ хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву операторларының район конкурсы узды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.
Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җавап бирделәр. Икенче, практик өлештә, машина белән сыер саву операторлары саву аппаратларын сүтеп җыйдылар, сыер саву буенча биремнәр үтәделәр.
Катнашучыларны район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Садриев сәламләде. Ул аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, һөнәри осталык конкурсында уңышлар теләде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча операторлар арасында 1 нче урынны "Сафиуллова Р.Г." КФХыннан Рима Фәтхуллова алды, 2 нче урынны - "Новая Заря" ҖЧҖеннән Гөлназ Мөхәммәтуллина һәм 3 нче урынны "Агросоюз" ҖЧҖеннән Людмила Никушина алды.
Чара җиңүчеләрне һәм катнашучыларны мактау грамоталары, кыйммәтле призлар һәм акчалата премияләр белән бүләкләү белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгында иң кирәкле эшче һөнәрләр арасында конкурслар уздыру иң тырыш һәм җаваплы белгечләрне ачыкларга, аларны бүләкләргә, хезмәткә һәм хезмәт кешесенә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга мөмкинлек бирә.