Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иртәгә, 8 июльдә, 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да матбугат конференциясенә чакыра. Биредә республика халкында шактый күп сораулар тудырган Терлекләрне бердәм идентификацияләү турында сөйләшү булачак.
Исегезгә төшерәбез, бу елның май аенда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында Терлекләрне бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Арча һәм Балтач районнары моның буенча пилот районнар булды. Аларда июнь аенда яңа туган бозауларны биркалау башланды.
Матбугат конференциясе барышында белгечләр эре мөгезле терлекләрне бердәм идентификацияләү кирәклеге турында аңлатачаклар, бу юнәлештә нинди эш алып барылганлыгы һәм бу башка хайваннарны чиплаштыруга кагыламы-юкмы икәнлеге турында сөйлиячәкләр һәм журналистларның сорауларына җаваплар бирәчәкләр.
Спикерлар:Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ильина Елена Ивановна, РИВЦ генераль директоры Нияз Андреевич Хәлиуллин.