Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен сораштыруда катнашырга чакыра

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати иминлек өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү буенча сораштыру уздыра.

Анда катнашу өчен авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балык тоту, балык үрчетү, файдалы казылмалар чыгару, эшкәртү җитештерүләре белән, электр энергиясе, су белән тәэмин итү, төзелеш һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль оешмалар, шәхси һәм башка милек рәвешләрендәге оешмалар чакырыла. Сораштыруда 15 июльгә кадәр катнашырга мөмкин, аның өчен анкета тутырырга кирәк. Ул оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе, кадрлар хезмәте җитәкчесе яки белгече, шулай ук башка бүлекчә җитәкчеләре тарафыннан тутырылырга мөмкин.

Алынган нәтиҗәләр төрле дәрәҗәдәге белем һәм белгечлекнең мәгълүмати иминлеге өлкәсендә белгечләргә булган ихтыяҗны, аларның һөнәри әзерлек күләмнәрен билгеләү, белем бирү программаларын камилләштерү өчен файдаланылачак.

Анкеталау турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

Үткәрелә торган тикшеренүләр кысаларында эш көннәрендә электрон почта -itsecurity@vcot.info аша анкеталауда катнашучыларга консультация ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International