Быел Татарстанда сыра әзерләү компаниясенең берсе 30 мең тонна сыра арпасын әзерләүне планлаштыра.
Бу хакта «Татарстанда кыр көне – 2020» кысаларында узган түгәрәк өстәлдә компания менеджерлары хәбәр иттеләр. Үсемлекчелекне үстерүнең әлеге юнәлеше республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә - базар ихтыяҗы зур булган продукция ассортиментын киңәйтергә, хуҗалыклар икътисадын ныгытырга, ә компанияләргә чимал базасын халыкның яраткан эчемлеген җитештерү урыннарына якынайтырга мөмкинлек бирәчәк.
- Без бу идея белән кызыктырды һәм быел 550 гектарда арпаның Деспин сортын чәчтек, - дип сөйли Спас районының «Планин И.А.» КФХ башлыгы Игорь Планин. - Әзерләүчеләр вәгъдә иткән бәя дә кызыктыра - бер тонна ашлык өчен 10 мең сумнан да ким түгел. Уңышлы елларда бу бодайдан да кыйммәтрәк. Шытымнарны тукландыру һәм чүп үләннәргә, корткычларга каршы чаралар тиешле күләмдә башкарылды, мул уңышка өметләнәбез.
Сыра кайнату арпасын җитештерү технологиясе классик арпа технологиясеннән аерыла:сыра кайнату арпасы җитештерүчеләрнең төп максаты – аксым микъдары 11,5%тан да артмаган ашлык алу. Шундый ашлык кына сыра солодын җитештерү өчен яраклы була.
- Быел Татарстанда 10 мең гектарга якын сыра кайнату арпасы чәчелде, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов. - Бу культура Мөслим, Түбән Кама, Спас, Балык Бистәсе, Лаеш районнарында иң күп мәйданда чәчелде. – Шунысы мөһим, компания белгечләре хуҗалыклар агрономнары белән тыгыз элемтәдә тора, бизнес-проектларга технологик ярдәм күрсәтәләр.
Компаниянең глобаль агросәнәгать программасы бүген дөньяның 13 илендә 30 меңнән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен берләштерә. Россиядә әлеге программада 10 төбәктән 140 хуҗалык катнаша. Ел саен Россия фермерларыннан 3 млрд.сумлык сыра кайнату арпасы сатып алына.