Татарстанда иң күләмле агротехнология күргәзмәсен ябу тантанасы узды

2020 елның 4 июле, шимбә

Бүген “Татарстанда кыр көне – 2020” алтынчы агротехнология күргәзмәсен ябу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

“Кадерле дуслар – хезмәттәшләр, экспонентлар, кунакларыбыз, чараның соңгы этабында бөтен Министрлык исеменнән, хезмәттәшләрем исеменнән республика Кыр көнен әзерләү һәм уздыруда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә”, - дип, мөрәҗәгать итте Ришат Хәбипов җыелучыларга.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел чара Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) таләпләренә туры китереп үткәрелде. Бөтен эш түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр кысаларында уздырылды, алар барысы да кирәкле социаль дистанцияне үтәгән килеш оештырылды.

“Чараны шундый форматта уздыру үзен аклады һәм югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Чарага Россиянең 24 төбәгеннән 200дән артык экспонент җыелды. Күргәзмәгә 7 меңнән артык кеше килде”, - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

Чараны оештыруны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов югары бәяләделәр.

Ябылу тантанасы иң кызыклы һәм эчтәлекле экспонатларны бүләкләү белән тәмамланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International