Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Яклар Татарстан белән «Росагролизинг» АҖ арасында, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ташламалы лизинг программаларын гамәлгә ашыру, фермерларга ярдәм итү, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар китерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Лаеш районында 2 июльдән 4 июльгә кадәр «Татарстанда кыр көне - 2020» агротехнология күргәзмәсе уза. Экспозициядә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, үсемлекчелек һәм агротехнологияләр яңалыклары күрсәтелә.