Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм авыл хезмәтчәннәре!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да чын күңелдән халкыбызның иң яраткан һәм иң көтеп алына торган милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй - татар халкы өчен дә, республикабызның башка халыклары өчен дә чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме итеп кабул ителгән күркәм бәйрәм. Сабан туенда һәрвакыт язгы кыр эшләренә йомгаклар ясала һәм ул көзге мул уңышка якты өметләр уята. Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Республикабыз иминлеген ныгытуга һәм аны танытуга керткән фидакарь хезмәтегез өчен, туган җиребезгә игътибарлы һәм турылыклы булып калганыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм! Халкыбызның тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм иминлеге, муллыгы сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.
Сезнең Җиргә булган җылы мәхәббәтегез һәм аның уңдырышлылыгын арттыруга керткән зур тырышлыгыгыз үзегезгә мул уңыш һәм гомумхалык ихтирамы булып әйләнеп кайтсын.
Сезгә чын йөрәктән барыгызга да нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар, авыр хезмәтегездә җиңеллек телим, илебездә тынычлык, гаиләләрегездә иминлек булсын!
Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы
Премьер министры урынбасары –
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек министры
Марат Җәббаров