Апас районында «Алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Зеленодольск, Апас районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты.
Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Төп игътибар терлек азыгы әзерләүгә, терлекләрне тотуга, яңа технологияләр кертүгә бирелде. Бозаулар үстерү, сөт терлеген үрчетүнең нәтиҗәле программалары, цифрлаштыру, терлекләрне исәпкә алу һәм идентификацияләү кебек мәсьәләләр каралды.
Семинарның практик өлешендә катнашучылар “Ибраһимов һәм К” АХП ҖЧҖ эшен өйрәнделәр, анда 200 башка исәпләнгән сөт-товар фермасында «Ауны ачыклау системалары», “Dairy Comp 305 V» терлекләр белән идарә итү системасы” программалары белән таныштылар.