Зәй районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр: иң уңган механизаторга яңа автомобиль тапшырдылар!

2020 елның 26 июне, җомга

Зәй районында «Чәчү батырын», иң яхшы бүлекчәләрне һәм механизаторларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, «Агрокөч» АҖ  генераль директорының  үсемлекчелек мәсьәләләре буенча урынбасары Булат Шакиров катнашты.

Районда авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә һәм хезмәт  кешесен  хезмәт итәләр.  Ел саен авыл хезмәтчәннәренең намуслы хезмәте нәтиҗәсендә аграарийлар югары уңыш алалар һәм республикада алдынгы урыннарда яулыйлар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, быел Зәй районы язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште, аларны оптималь срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Биредә ел саен районның аграр өлкәсендә иң уңган хезмәткәрләрне билгелиләр, алар лаеклы бүләкләр тапшыралар.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәнеһәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Зәй» агрофирмасы тракторист-машинисты Рамил Сибгәтуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы өлкәсендә ирешкән югары җитештерү күрсәткечләре өчен «Зәй шикәре» агрофирмасы механизаторы Сабирьян Рәхимовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте хаты  тапшырылды.

2020 елгы  язгы  чәчү батыры  булып  “Зәй” агрофирмасы    механизаторы    Илшат Мәүләүтдинов  билгеләнде.  Аңа «Лада-Гранта»    җиңел  автомобиле  тапшырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International