Сыйфатлы продукция җитештерү – Арча районы фермерларының төп эшчәнлек рәвеше

2020 елның 26 июне, җомга

Сыйфатлы продукция җитештерү – фермер Гатауллиннар эшчәнлегендә төп максатларның берсе.

Арча читендә урнашкан Гатауллин И.Х. крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә һәм бәрәңге җитештерү белән шөгыльләнә, шул ук вакытта бөртекле культуралар да чәчәләр һәм чиста пар җирләрен дә чәчү әйләнешенә кертәләр. Базарда аларның үзләренең даими сатып алучылары бар – Арча яшелчә үстерүчеләренең продукциясе күпләргә ошый, һәм бу юкка гына түгел.

– Безнең яшелчәсаклагычлар зур түгел - 400 тонналап сыйдырышлы гына, шуңа күрә уңышның күп өлешен без кырдан ук арзанракка сатарга мәҗбүрбез. Гаилә белән уйлаштык та, мондый фикергә килдек: күләм белән алдыралмыйбыз икән, ә, бәлки, безгә сыйфат белән алдырырга кирәк, дидек. Һәм менә шулай безгә бәхет үзе елмайды, - дип сөйли Нәфил Гатауллин.

Гатауллиннар шулай эшлиләр дә. Шушы көннәрдә алар кырларына килгәч, башта аптырап калдык: әйтик, кәбестә басуына карыйсың, сокланып туя алмыйсың, чип-чиста, бер чүп үләне дә юк, ә янәшәдәге җир кишәрлегенә карасаң, аны саргайган чүп үләне басып киткән, арпа үсә торган торган җирдә дә билчән өстенлек итә. Ник болай соң бу?

Фермерның улы Нәүфәл белеме буенча агроном, ул моны болай дип аңлатты:

-Чиста пар участогы – безнең чәчү әйләнешендә системалы гербицид кулланыла торган бердәнбер урын, без аны билчән, бодяк, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрдән котылу өчен кулланабыз. Культиватор белән аларны бетереп булмый. Киресенчә, алар үрчи генә. Августта бу кишәрлектә көзге арыш – санитар культура чәчәбез. Бу урында аннары өченче елда гына кәбестә утыртабыз – шул вакыт эчендә гербицидның тискәре йогынтысы бетә. Арыштан соң әлеге урында үстерелә торган кәбестә, бәрәңге, кишер, арпа өчен бары тик – ризоплан, гуматлар, триходермин кебек биологик препаратлар гына гына кулланабыз...Менә шулай барлык чәчүлек җирләрен алыштырып торабыз.

Гатауллиннарның уңышлары уртача. Алар гектардан 1000 центнерга кадәр кәбестә уңышы да алырлар иде, сугару системасы да көйләнгән – дәүләт ярдәме белән 80:20 программасы буенча төзелгән ул, агулы химикатлар белән ничек эшләргә кирәклеген дә беләләр. Әмма аларның үз принцибы - сәламәт, файдалы продукция үстерү.

- Үзебезнең яшелчәсаклагычыбызны без дәүләт ярдәме белән төзедек - 1,5 миллион сум грант откан идек, - ди Нәфил Нәбиулла улы.- Әлбәттә, тагын берне төзисе килә, әмма бу бик кыйммәт - әлегә моңа чыгышланып булмый…

2009 елда ук крестьян-фермер хуҗалыгын төзегән Гатауллиннар да, барлык башка КФХлар кебек, күп сынаулар һәм хаталар аша узалар, әмма бирешмиләр. Ә хәзер дә алар үсеш юлларын эзлиләр һәм табалар: күпләп сату белән шөгыльләнәләр, үз продуктларын базарларда саталар, яңа төр продукцияне урнаштыру өчен рестораннар белән сөйләшүләр алып баралар. Шул ук вакытта, ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен табып, аларны торгызалар һәм шуларда эшлиләр, табылган икенчел кара металлдан үзләре өчен сабан, фреза, культиватор да эшләп куйганнар. Базар лабораторияләрендә үзләре җитештергән продукция сыйфатының югары бәяләнүен раслый торган документлар бирелүгә, әлбәттә, алар сөенәләр. Димәк, тырышкан бушка китми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International