Алексеевск районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен комплекслы цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен комплекслы цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чара район башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының райондагы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы  Газинур Мусин, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «РИВЦ» АҖ белгечләре катнашында Алга һәм Родина хуҗалыклары базасында узды.

Очрашу барышында АПКны цифрлаштыру – минималь чыгымнар белән максималь нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуы ассызыкланды, моңа   урыннарда  да, шулай ук  җитәкче тарафыннан да тиешле  карарларны  вакытында  кабул  итү өчен тиз арада  мәгълүмат алу  нәтиҗәсендә  ирешеп була, әмма күпчелек  очракта боларның барысы да тиешле дәрәҗәгә куелганда  гына нәтиҗәле  эшли.   

 Чараның практик өлешендә хуҗалыкларны цифрлаштыру бер предприятиегә уздырылган аудит нигезендә төзелгән юл картасы турында фикер алыштылар. Ахыр  чиктә  предприятиеләр терлекләрне  тукландыруны,  үсемлекчелек һәм терлекчелектә исәпкә алуны автоматлаштырырга тиеш булалар, ә җитәкче предприятиенең барлык төп күрсәткечләрен үз телефонында күзәтеп бара алачак.

Проектка тукландыру, ишәйтү буенча  консультантлар, агрономнар, программистлар һәм «тимер» программаны  эшләүчеләр һәм  тәэмин итүчеләр, шулай ук   интеграторлар җәлеп ителәчәк.

Проектны эшләүгә  «РИВЦ» АҖ һәм Казан аграр университеты шефлык итәчәк  һәм 2021 елга кадәр барлык этаплар буенча бөтен проектны алып барачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International