Ютазы районында терлекчелек буенча зона семинары узды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Ютазы районында ачык һавада терлекчелек буенча зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Чарага Азнакай, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган иде.

Продуктив терлекчелек өчен азыкны дөрес әзерләү ысуллары турында министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп сөйләде.

Семинарның пленар өлешен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәвам итте. Чарада катнашучыларның игътибарын алты айга бозауларның авырлыгы 200 килограммга җитәргә тиешлегенә юнәлтеп, ул киләчәктә терлекчелектә югары продуктивлыкка ирешүдәге төп шартларны билгеләп үтте.

Сөт терлекчелеген үстерүнең нәтиҗәле программалары турында сөйләгәндә, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар итте, хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекләрнең 88 %ы шул ысул белән орлыкландырыла.

Чара «А.А.Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды. Кунаклар 250 башка исәпләнгән сөт-товар фермасы төзелешенең барышы белән таныштылар һәм терлек азыгы һәм терлекләр белән идарә итү программасының эшен өйрәнделәр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров шулай ук Бәйрәкә торак пунктында «АгроМир» ҖЧҖендә булды һәм 450 башка исәпләнгән бозаулар абзарын төзү барышы белән танышты.

Чираттагы зона семинары Чистай районында 26 июньдә узачак. Анда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнарын катнашырга чакырабыз.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International