Азнакай районында машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында конкурс узды

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

17 июньдә Азнакай районында «Закирова Л.А.» крестьян-фермер хуҗалыгының җәйге лагере базасында машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы узды. Чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов, шулай ук идарә белгечләре катнашты.

Конкурсның беренче өлешендә катнашучылар теоретик сорауларга җавап бирделәр. Икенче, практик өлештә, сыер савучылар саву аппаратын сүтү һәм җыю, сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар үзләренең ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов чыгыш ясадылар. Алар хезмәткәрләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, һөнәри осталык конкурсында уңышлар теләделәр.

Ярышлар барышында чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен «Юлдаш» агитбригадасыннан мәдәни программа оештырылган иде. Алар уеннар һәм конкурслар оештырдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны Лемуза Шәрипҗанова («Закирова Л.А.» КФХ) яулады. Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары арасында Илнур Сәхватшин («Марс» хуҗалыгы) иң яхшысы дип табылды.

Чара ветеран-терлекчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгында аеруча кирәкле эшче һөнәрләр арасында конкурслар үткәрү иң тырыш һәм җаваплы белгечләрне ачыкларга, аларны бүләкләргә, хезмәткә һәм хезмәт кешеләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International