Урамда карлы-суыклы кыш, ә Нурлат районы “ИРС” хуҗалыгының ремонт мастерскоенда эшләрнең кызган мәле. Биредә көн саен сигезләп кеше техника ремонты белән мәшгуль. Аеруча тимерчелек цехындагыларга ашыгырга туры килә. Чөнки барлык авыл хуҗалыгы машиналары да диярлек алар кулы аша уза бит.
Биредә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән чәчкечләр, культиваторлар ремонтланган инде, бүгенге көндә чират тырмаларга җиткән. Слесарьлар Викентий Петров белән Василий Васильев, тимерче Руслан Петров һәр тырманы җентекләп тикшереп, кирәк булганда тешләрен үткенләп, чәчү вакытында сынатмаслык итеп итеп беркетеп куялар. Ә язгы чәчүнең барышы техниканың төзеклегеннән дә торуын гомерләре буена шул тармакта хезмәт куйган эшчеләргә аңлатып торуның кирәге юк. Әнә, слесарь Викентий Петров язын механизатор булып хуҗалык кырларына үзе үк чыгачак, бу җаваплы, бер көне ел туйдыра торган чорда техниканың тик торуы күп югалтуларга китерәчәген аеруча яхшы аңлый.
“ИРС” ОООсы директоры Магомед Хадысов әйтүенчә, ремонт мастерское кыш дәвамында бер дә ябылып тормаган икән. Чөнки кышын терлекчелектә мәшгуль булган техника белән дә проблемалар булмый тормый, аннан язгы чәчүгә дә алданрак керешкәннәр отачак, дип саныйлар. Биредә чәчү агрегатларына ремонтны декабрь урталарында башлап җибәргәннәр, тырмаларны әзерләп бетергәч, тракторларны ремонтлауга керешәчәкләр. Чәчү өчен техникалары җитәрлек, запас частьлар белән да проблема булмаска тиеш дип саныйлар һәм 20 мартка техниканы әзерләп бетерергә, дип планлаштыралар.
Район буенча исә чәчү комплексларын, җир эшкәртү һәм урып-җыю техникасын кыр эшләренә әзерләүне 1 апрельгә кадәр төгәлләүне бурыч итеп куялар. 1 апрельгә инде тракторлар чәчү агрегатлары белән комплектланып, кырга чыгарга тулы әзерлектә торырга тиеш. Моңа җитди караучылар исә районда бармак белән генә санарлык әле. Гостехкүзәтчелек идарәсенең Нурлат районы бүлеге начальнигы Расих Сатдаров әйтүенчә, бары тик “Южная” агрофирмасында, “АгроРазвитие”, “ИРС” хуҗалыкларында гына техника ремонтына ныклап керешкәннәр. Якын араларда чөгендер ташуны төгәлләү алдында торган “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында да техника ремонты белән сынатырга тиеш түгелләр. Ә менә “Нурлат сөте”, “Дуслык”, “Билярск ВЗП” ОООларында техника ремонты планда гына икән әле. “Тулпар-Агро”да да бу эшкә яңа гына керешкәннәр. Ә эшләр шактый күләмле - язгы чәчүдә район кырларына 350 трактор, 16 чәчү комплексы, 42 чәчү агрегаты һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары чыгарга тиеш. “Шуларның өчтән бере генә әзер әле”, - ди Р.Сатдаров һәм бу эшне тизләтергә чакыра.
Районда якын көннәрдә техника әзерлегенең барышына багышланаган семинар үткәрү дә планлаштырыла. Ә республика буенча үзара тикшерүләр 20 марттан башланып китәчәк.
"Дуслык"