Быел Татарстанда язгы-кыр эшләрен башкару өчен 11 млрд. сумга якын акча кирәк. Бу санны бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Минсәгыйрь Нуретдинов белдергәнчә, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 млрд. сумга 37 кредит рәсмиләштергән, бу 2012 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкыр азрак. Республиканың 23 муниципаль районында кредит бирү белән бөтенләй шөгыльләнмәгәннәр.
Ул минераль ашлама алуга кредит рәсмиләштерүне тизләтергә тәкъдим итте, чөнки Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч минераль ашламаларның бәяләре үзгәрәчәк. “Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бик аз күләмдә ашлама сатып алган”, - дип билгеләп үтте ул.
Кукмара, Чүпрәле һәм республиканың башка районнарында кирәк күләмдә минераль ашлама сатып алып куйганнар, дип белдерде Минсәгыйрь Нуретдинов.
Ул техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә аерым тукталды, 505 чәчү комплексын ремонтларга кирәклеген билгеләп үтте.
“Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару зарур, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр бер атна гына соңга калынса да, нәтиҗә бөтенләй икенче булачак. Барысын да вакытында эшләргә кирәк, техника, ашлама һәм башка кирәк-яраклар әзер булырга тиеш”.
Ул район җитәкчеләрен тиешле нәтиҗә булсын өчен бу мәсьәләләргә игътибарлы булуларын сорады. “Хезмәт нәтиҗәлелегенә игътибарлы булыгыз. Без чәчкән иген табыш китерергә тиеш, күпме акча китерәчәген санарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты шулай ук техникага сак карарга кирәклеген һәм алар белән профессионаллар эшләргә тиеш дип белдерде.
ИА "Татар-информ"