Кукмарада инкубатор-кошчылык фабрикасы ачылды. Фабрика 50 мең баш чебеш үстерүгә көйләнгән.
Район эшмәкәрләре элеккеге хәзерләүләр оешмасының яшелчә складын алып, анда күләмле ремонт эшләрен башкарып, кирәкле җиһазлар урнаштырган. Алар Удмуртия республикасыннан чебиләр алып кайтып, өч айга кадәр үстереп, тавыкларны халыкка сатачак. Киләчәктә заманча технология нигезендә 50 мең чеби чыгара торган инкубатор булдыру күздә тотыла.
Фабриканы ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Узган елда күп объектлар сафка басты, гаилә фермалары барлыкка килде, җитештерү артты. Кече һәм урта эшмәкәрлек үсә. Район халкын төрле дәүләт программаларына җәлеп итәргә тырышабыз. Мондый җитештерү объектлары ачылу ул - өстәмә хезмәт урыннары барлыкка килү, халыкны товар белән тәэмин итү, дип нәтиҗә ясады ул.
Район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров та башкарылган хезмәткә олы бәя биреп, үзенең уй-фикерләрен белдерде, яңа башлангычта уңышлар теләде.
Цех эчендә 35 градус җылылык. Рәт-рәт булып, чеби асралачак читлекләр, башка төр җиһазлар урнаштырылган. Биредә кошларны ашату-эчертү, асларын җыештыру кебек эшләрнең барысы да автоматлаштырылган. Цехта кирәкле җылылык, микроклимат саклана, азык тиешенчә баланслана. Болар барысы да компьютер аша тикшерелә.
Якын арада фабрикага чебешләр кайтарыла башлаячак, дип көтелә. Хәзергә биредә соңгы хәзерлек чаралары күрелә. Бу язда территориядәге юлларны, әйләнә-тирәне төзекләндерү дә күз алдында тотыла.
"Хезмәт даны"