Татарстан делегациясе “Яшел атна - 2013” күргәзмәсендә катнаша

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Бүген Германия башкаласы Берлинда “Яшел атна - 2013” 78 нче халыкара күргәзмә-ярминкә ачылды.

Әлеге күргәзмәдә ТР Премьер-министра урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә катнаша.

Берлинда Татарстан агросәнәгать комплексын «ВАМИН-Татарстан» ҖЧҖ, «Ак Барс холдинг» ҖЧҖ («Пестречинка» ААҖ), «АГРОСИЛА ГРУПП» ЯАҖ («Челны-Бройлер» ААҖ), «Татспиртпром» ҖЧҖ, «Татпотребсоюз», ООО «ТК «Майский» ААҖ, «Казан маслоэкстракцион заводы» ҖЧҖ, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Татпчелопром» тәкъдим итәчәк.

Республика аграрийлары үз товарларын ике этажлы, гомуми мәйданы 165 кв.м тәшкил иткән күмәк экспозициягә урнаштырачак. Германия башкаласындагы күргәзмәдә Татарстан Дәүләт фольклор музыка ансамбле дә чыгыш ясыячак.

Быел халыкара күргәзмә-ярминкә 115 мең кв.м. мәйданда 26 павильонда үтәчәк. Биредә 100 мең төрле азык-төлек товарлары, эчемлекләр, 35 мең чәчәк һәм үсемлекләр, шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре белән танышып булачак.

«Яшел атна-2013» күргәзмәзсенә 400 меңнән артык кеше килеп дип көтелә. Алар арасында эшмәкәрләр, дәүләт эшлеклеләре, шәхси оешмалар һәм ММЧ хезмәткәрләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International