Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре газдан электр энергиясе эшләп чыгаралар һәм миллионлаган сумнарны янга калдыралар

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең энергия чыганакларына тарифлар шактый зур һәм бу проблема булып тора. Хөкүмәт Йортында узган соңгы видеоконференцияләрнең берсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, март аенда кулланылган электр энергиясенең уртача бәясе бер киловатт-сәгатькә 7,7 сум тәшкил иткән. “Газ-поршеньлы энергия җайланмаларын сатып алып, арзанрак альтернатив чыганакларга күчәргә кирәк”, - дип билгеләп үткән иде министр.

Татарстанның күпчелек агропредприятиеләре мондый җайланмаларны сатып алырга ашыкмыйлар әле, әмма газдан электр энергиясе эшләп чыгаручы һәм миллионнарча сум акчаны янга калдыручы компанияләр бар инде. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә 60 меңнән 1,5 мең ярымга кадәр диапазонда газ-поршеньлы энергия җайланмаларын җитештерү безнең республикада да үзләштерелгән инде. Әлки районының "Красный Восток Агро" агрохолдингында мондый җайланмаларның өстенлекле һәм кимчелекле яклары турында сөйләделәр.

6200 башка исәпләнгән әлеге фермада хәзер 2200 баш савым сыеры һәм шул кадәр үк яшь терлек бар. Без сыер савучылар белән иртәнге савым вакытында очраштык, биредә күп процесслар автоматлаштырылган булса да, кул хезмәтеннән башка булмый.

“Сыерны бер урынга бастырабыз, аппарат куябыз, эшкәртәбез”, - дип сөйли “Красный Восток Агро” АҖнең машина белән сыер саву операторы Рано Сафина.

Хуҗалык нәселле статуска ия. Голштино-фриз токымлы сыерлар уртача 25 литрга якын сөт бирә, ә елына - 7 мең литрга кадәр. Машина белән саву, сөт суыту һәм башка автоматлаштырылган процесслар зур энергия чыгымнарын таләп итә. Ә электр энергиясе арзан түгел.

«Бу – “Ман” эчке яну двигателе, “Леруй” генераторы белән комплектланган газ-поршень җайланмасы. Әлеге эчке яну электр двигателе газ куллана һәм электр энергиясен эшләп чыгара. Бу комплекска без ай саен 400 мең сумлап акчаны янга калдырабыз”, - дип сөйли “Красный Восток Агро” АҖ баш энергетигы Эрик Баһаутдинов.

Мондый җайланмалар бүген холдингның өч хуҗалыгында эшли. Өч ел эчендә алар 50 млн сум акчаны янга калдырдылар.

“Бу җайланмаларның 55е электр энергиясе генә түгел, ә җылылык та эшләп чыгара, без аны бинаны җылытуга һәм терлекләр өчен су җылытуга җибәрәбез. Бу өч җайланмага 33 млн. сумлап акча тотылды һәм 11 млн. сумлап - эксплуатация чыгымнары“, - дип аңлата Эрик Баһаутдинов.

Холдингның баш энергетигы сүзләренә караганда, мондый җайланмаларның бердәнбер кимчелеге - газ үткәрү. Аны үткәрү регламенты бүген шактый катлаулы.

Шуңа да карамастан, Әлки районының тагын бер хуҗалыгында газга күчәргә булганнар. Бу – “Хузангай” ҖЧҖ. Предприятиенең эре терлекчелек комплексы һәм май-сыр заводы бар, биредә һәркөнне 35 тонна үз сөтләрен эшкәртәләр, атланмай һәм сырның 8 сорты җитештерелә.

 “Барысы да нинди сыр эшләнүгә бәйле. “Россия” сыры 60 тәүлек өлгерә, “Тильзитер” - 25, “Голландский” - 45 тәүлек. Һәм һәр төр төрлечә. Хәзерге вакытта сырны тозландырганнан соң алдык”, - дип сөйли “Хузангай” ҖЧҖнең май-сыр заводы технологы Алексей Красноперов.

Бер ел эчендә предприятие 503 тонна сыр җитештергән. Ихтыяҗ арта, быел да инде узган елгы күләмнәр капланып килә.

Шул ук вакытта, "Хузангай" ҖЧҖ җитештерү күләмнәрен арттырып, электр энергиясен куллануны да арттыра. Җәй көне, эшнең иң кызу чорында, предприятиедә электр энергиясенә аена 6,5 млн сум тотыла. Быел газдан электр энергиясе эшләп чыгару буенча чит ил җайланмасын сатып алырга булганнар. Санап чыгарганнар, 2 млн. сум акча янга кала, хәтта шундый зур булмаган аерма да чыгымнар картинасын шактый үзгәртә.

“Ул 2,4 мегаватт электр энергиясе эшләп чыгара. Безгә бу җитә. Шулай ук аның атмосфера торбасыннан 600 градус җылылык чыга. Янәшәдә генә теплица куярга була”, - дип аңлата "Хузангай" ҖЧҖ директоры Владимир Мукусев.

Тулы куәтенә эшләп, җайланма өч ел эчендә үзен акларга тиеш. Кыскасы, арзанга төшмәсә дә, ахыр чиктә, экономия күренеп тора, дип саныйлар предприятиедә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International