Бу чорда механизаторлар да, агрономнар да, аграр югары уку йортларының практика узучы студентлары да бар куәткә эшли. Берәүләр кырда чираттагы язны каршы ала, икенчеләре, кышы көне теория белемен туплап, аны практикада кулланырга өйрәнә. Бары тик техника ватылу яки яңгырлар гына процессны туктатып тора.
Иртән иртүк Булат Мөхәммәтҗанов һәм Алмаз Кәримов бодай чәчүгә чыгалар. Төшке ашка яңгыр эшне туктатып торырга мәҗбүр итә. Булат Казан аграр университетында механика факультетының икенче курсын тәмамлаган, чәчүдә беренче мәртәбә катнаша, шуңа күрә башта кыенрак булды, ди ул.
«Бу җиңел түгел, әмма кызыклы һәм җаваплы эш», - ди КДАУ студенты Булат Мөхәммәтҗанов.
Алмаз, булачак агроном, беренче курс студенты. Җир эше белән ул мәктәптән үк таныш. «Мин үзебезнең авылда комбайнчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 4 ел ярдәмче булып эшләгәнннән соң, бирегә килдем. Монда безне практикага алдылар. Безгә кызык. Тәҗрибә туплыйбыз. Теория буенча гына түгел, практика буенча да реаль тәҗрибә", - дип сөйләде КДАУ студенты Алмаз Кәримов.
Алмаз университетта максатчан юнәлеш буенча укый. Укуын тәмамлагач, туган Арча районына "Северный" агрофирмасына кайтырга уйлый. Шуңа күрә ул һәм тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятләгән башка егетләр дә практикага шактый җитди карыйлар.
"Күңел сөенә. Эшләү бик кызык. Бөртекле культураларны чәчү барышын күзәтергә рәхәт. Чәчкечтә басып торабыз, ашлык төйибез, орлыкүткәргечләрнең тыгылу-тыгылмавын күзәтеп торабыз. Тыгылса, тракторны туктатабыз, чистартабыз һәм тагын алга китәбез", - дип, үз кичерешләре белән уртаклаша КДАУ студенты Булат Мөхәммәтҗанов.
Аграр университет һәм "Нармонка" хуҗалыгы арасындагы хезмәттәшлек күптән килә. Үсемлекчелек хуҗалыгында эшче куллар һәрвакыт кирәк. Быел да беренче студентлар отряды 15 апрельдә үк эшкә кереште.
«Чәчкечләрдә чәчүчеләр булып эшли башладык. Сабан культураларын чәчү 1 майда төгәлләнде. Шуннан соң барыбыз да бәрәңге утыртуга күчтек. Хәзер менә кәбестә утырту эшләре бара. Егетләр утырту машинасында эшлиләр, үсентеләр сайлап алуга, әрҗәләр китереп торуга җәлеп ителәләр, кәбестә утыртучы хатын-кызларның хезмәтен җиңеләйтәләр. Егетләр барысы да бик дуслар, тырышлар, энтузиазм белән эшлиләр. Аграр университетка ни өчен килгәннәрен аңлап эш итәләр. Аларга да, безнең механизаторларга һәм башка эшчеләргә дә хезмәт хакы теге яисә бу агрегатның эшләнмәләреннән чыгып исәпләнә», - ди "Нармонка" агрофирмасы директоры Олег Солягин.
Бу практикада егетләр җир эшенең асылын аңлый башлыйлар, ә кемдер, бәлки, монда гына, дөрес югары уку йортын сайлаганмы-юкмы икәнлеген аңлыйдыр.
Әйтик, менә Станислав Шиһапов, мәктәптән соң, озак уйлап тормыйча, агроном булырга карар кыла һәм чираттагы еллык практика вакытында гына үз карарының дөреслегенә инана.
"Мин институтта укыганда ук берничә колхозда эшләдем. Башта Девятовода орлыкчылык буенча агроном булып эшләдем, аннары "Кибе"дә бер сезон баш агроном булып эшләдем, аннары менә бирегә - Нармонкага килергә булдым», - дип сөйли "Нармонка" агрофирмасының үсемлекләрне яклау буенча агрономы Станислав Шиһапов.
Менә бер ел инде Станислав "Нармонка" агрофирмасында үсемлекләрне яклау буенча агроном булып эшли. Хуҗалык аңа, яшь белгеч буларак, торак биргән.
«Эш машинасы – Нива бирделәр. Хезмәт хакы әйбәт. Директор Яхшы. Барысы да канәгатьләндерә кебек. Элегрәе бөртеклеләр белән генә шөгыльләндем, хәзер яңаларын, катлаулыракларын да эшләп карыйсы килә», - дип сөйли яшь белгеч.
Ә мул уңыш алырга өйрәнү өчен Станислав, бакалавр дәрәҗәсендә генә тукталып калмйча, магистратурага укырга кергән. Бүген ул агрономия серләренә практикада төшенә һәм теорияне тирәнрәк өйрәнә. Студентлар әлегә агроном кушканнарны гына үтиләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу һәм алдагы практикаларның егетләр өчен бушка китмәвенә һәм егетләрнең күбесе үз тормышларын авыл хуҗалыгына бәйләячәгенә ышаналар.