Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә 1,3 тонна үз продукциясен бүләк итте

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында Зеленодольск, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус оештырылган сөт продукциясе белән бүләк пакетларын җибәрү башланды. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмаларын барысы 263 медицина хезмәткәре алачак: Зеленодольскида – 107, Чистайда – 113 һәм Буада - 43. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, анда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан, аларда 1130 кеше эшли.

Һәр бүләк җыелмасының авырлыгы биш килограммга якын. Аңа сөтнең иң майлысы, кайнатылган сөт, атланмай, катык, төрле ассортиментта йомшак эремчек, эретелгән сыр, каймак, сөт өсте һәм «Обнимама» продукциясе кергән.

“Коронавирус пандемиясе шартларында бар кешегә дә авыр, әмма медицина хезмәткәрләренә, беренче чиратта, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләренә аеруча авыр. Бүген аларга үзебезнең продукция белән пакетларны тапшырып, без аларның бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты генераль директоры Ауфәр Галиев.

“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә күрсәткән гуманитар ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең предприятие күп кенә башка акцияләрдә дә безгә берничә тапкыр ярдәм итте инде. Сезнең игелекле гамәлләрегез уңыш һәм иминлек китерсен!” – дип, комбинатка рәхмәт белдерде “Зеленодольскиның Үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау идарәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Елена Тверскова.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы элегрәк, апрель аенда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының Анжела Вавилова ис. Казан хосписына табиблар һәм пациентлар өчен бер тонна сөт продукциясе бүләк итүе турында язган иде.

28 майда ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен бүләк җыелмалары Чистайга һәм Буага җибәреләчәк.

 

Белешмә

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты - Татарстанда яңа туган балалар өчен бердәнбер сертификацияләнгән сөт ризыгы җитештерүче.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты предприятиеләренә Татарстанның 21 агрофирмасыннан көн саен сөт савылган вакыттан 8 сәгать эчендә 640 тоннага якын югары сыйфатлы сөт килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International