Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Буа, Балтач һәм Ютазы районнарында азык әзерләү техникасын тикшерде

2020 елның 22 мае, җомга

21 майда Буа районында терлек азыгын җыю техникасы паркын һәм азык саклау урыннарын 2020 елгы урып-җыю кампаниясенә гадәттәге тикшерү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы карады.

Алар терлек азыгын җыю комбайннарының, үзйөрешле, тагылма чапкычларның һәм башка техниканың төзеклеген, функциональлеген һәм технологик ягын тикшерделәр. Комиссия әгъзалары шулай ук азык саклау урыннарын, сенаж-силос траншеяларының, МТПларның торышын һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреншә буенча, район аграрийлары май ахырында терлек азыгы әзерләүгә керешүне планлаштыра. Аларга 14 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр җыясы була.

"Һава шартлары яхшы торса, хезмәтне дөрес итеп оештырганда, беренче чабым үләннәр әзерләүне оптималь срокларда төгәлләргә уйлыйбыз", - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәнис Габитов.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлек дәрәҗәсе югары бәяләнде. Беренче урында – «Авангард» ҖЧҖ, икенчедә – «Коммуна» ҖЧҖ, өченчедә – «Кыят» ААҖ.

Шул ук көнне тикшерү Балтач һәм Ютазы районнарында да узды. Балтач районында тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урында – «Дуслык» ҖЧҖ, икенче урында – «Активист» АХҖК, өченче урында – «Труд» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International