16 майда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркында булды һәм комплексны ачылуына җиде ел булу уңаеннан котлады һәм илдәге санитария-эпидемиология вәзгыяте шартларында аның ничек эшләвен тикшерде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та булды. «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшләү өчен тудырылган мөмкинлекләр турында аның директоры Олег Власов сөйләде.
Сәүдә залы, склад һәм җитештерү цехлары буенча экскурсия барышында комплексның Генераль директоры бүгенге катлаулы санитария-эпидемиология шартларында халыкны һәм арендалаучыларны яклау өчен күрелә торган барлык чараларны күрсәтте. Кергәндә үк килүчеләргә битлек һәм перчаткалар кияргә кушалар, алар булмаса, бинага кертмиләр. Сәүдә залларында антисептик белән таралар тора, резидентларның барлык эш инвентаре һәм сатып алучы арбалары һәр ике сәгать саен эшкәртелеп тора, арендалаучыларның һәм хезмәткәрләрнең температура режимы һәр түрт сәгать саен тикшерелә, комплексны җыештырганда дезинфекцияләү чаралары кулланыла, аудио-хәбәр, мәгълүмати плакатлар чиратта торганда 1,5 метр ара калдырып басырга кирәклеген искәртеп торалар. «Бүген без һәрберебез яңа шартларда эшләргә, яшәргә өйрәнәбез, алар безнең өчен бик уңайлы булмаса да, әлеге катлаулы шартларда без шулай итеп бер-беребезне саклыйбыз» - диде Олег Власов.
Карау барышында пандемиядән яклау чаралары гына түгел, ә бүгенге шартларда комплексның эшләүвенә игътибар бирелде. Хөкүмәт карары белән Агросәнәгать паркы өзлексез эшләүче предприятиеләргә кертелгән иде, счөнки ул күпфункцияле комплекс, бүген биредә 220 резидент үз эшчәнлекләрен башкара, гамәлдәге вәзгыятьтә резидентлар саны 20 – 25%ка кимеде. «Үз-үзеңне изоляцияләү игълан ителгән беренче көннәрдә көнгә 800-900 кеше килә иде. Ә инде 15 апрельдән эш көннәрендә килгән кешеләр саны 3,5 меңгә җитте, ә ял көннәрендә 4,5 – 5 мең кеше. Бүген менә сәгать 12 генә әле, кешеләр саны бу саннан артып китте инде. Узган ел эш көннәрендә бу чорда 6 меңләп кеше килә иде, ял һәм бәйрәм көннәрендә -15 меңнән артык. человек. Сату күләме дә, керем дә кимеде. Кайбер товарлар буенча 15–20%ка кимеде. Сатып алучы бик сайланып кына ала, продуктларга булган бәяләргә дә бик игътибарлы. Элек, мәсәлән, бәясе югарырак булса да, итнең йомшак җирен күбрәк алалар иде, ә хәзер, бәясенә карап, сөяклерәген күбрәк алалар. Чөнки анысы арзанрак. Бе моны аңлыйбыз, клиентка да бүген матди яктан бик җиңел түгел» - дип аңлатты комплексның генераль директоры.
Сәфәр барышында сәүдә заллары, яшелчә эшкәртү цехы күрсәтелде. Генераль директор авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эре челтәр ретейлылары арасындагы хезмәттешлек турында сйләде. Кунаклар Ярминкә мәйданына да чыктылар. Үсентеләр һәм утыртмалар белән сәүдә итү барышын карадылар һәм аларның киң ассортментта булуыннан канәгать калдылар. Шулай ук кош-корт һәм вак хайваннар сатыла торган рәтләрне дә карадылар.
«Агросәнәгать паркы җиде ел эшли инде – без һәрвакыт үзгәреп торучан базар шартларына яраклашырга омтылабыз. Баштагы вакытта төп бурыч - җирле җитештерүченең һәм шулай ук сатып алучының ышанычын аклау иде. Аларның күпчелеге үзләре җитештергән продукцияне алар өчен үк нәтиҗәле сату инструментын аңламыйлар иде. Ә хәзер вәзгыять башка! Комплекс үз-үзен тәэмин итә, табыш китерә, барлык функциональ зоналар эшли» - дип сөйләде Олег Геннадьевич, функциональ зоналарны күрсәтеп йөргәндә.