Татарстан агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен котладылар

2020 елның 16 мае, шимбә

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Республика районнарында бәйрәм кысаларында агросәнәгать комплексының хезмәт династияләрен котладылар.   

Буа районында авыл җирлекләре башлыклары белән бергә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Ранис Габитов һәм Буа районының ЗАГС бүлеге башлыгы Ләйсән Сөнгатуллина Трусеневлар, Скрипкиннар һәм Илюшиннар гаиләләрен котладылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар һәм аларга алга таба һөнәри уңышлар һәм гаилә иминлеге теләделәр.    

Апас районында Мөхәммәтҗановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гаделҗан һәм Әлфия Мөхәммәтҗановлар үрнәк гаилә булып 50 ел гомер итәләр. Алар 18 яшьтә авыл клубында танышалар һәм шунда ук бер-берсен табуларын аңлыйлар. Гаилә пары озак еллар колхозда эшләгәннәр. Өч бала үстергәннәр.     

Югары Ослан районында Федяево авылыннан Рачковлар 57 ел бергә матур гомер итәләр. Анна Ивановна һәм Михаил Кириллович, балачактан ук башлап, гомер буе үз авылларының колхозында эшлиләр. Анна Ивановна сыер савучы булып эшли, ә ире җәен көтү көтә, кышын фермада эшли. Өч ул үстерәләр - Борис, Николай һәм Алексей. Оныклары Александр һәм Анастасия да әби-бабайларын яраталар, шәһәрдән гел кайтып йөриләр. 

Тукай районында умартачы Хәбибуллиннар династиясен котладылар. Фәния һәм Әзгәр ярты гасырдан артык бергә матур гомер итәләр. Бөтен тормышны иңгә-иң куеп алып баралар, терлекчелектә эшлиләр. Үз хуҗалыкларында да мал асрыйлар. Умартачылык эшенә уллары Фирдәүсне һәм киленнәре Розаны да җәлеп итә алганнар. «Хәбибуллиннар – эштә дә, гаилә тормышында да бөтен кешегә үрнәк булып торалар. Моның сере – бала чактан, буыннан-буынга килә торган хезмәт сөючәнлек, бер-береңне ихтирам итүдер», – дип сөйли Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов.

Ютазы районының Байрак авылыннан өченче буын инде Вәлиевлар династиясе авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Нәсих һәм Рәйсә Вәлиевлар гомер буе терлекчелектә эшлиләр. Аларның уллары Нәсим – «АгроМир» җәмгыяте директоры, Татарстан Республикасының атказаган төзүчесе. Кече уллары Рәсим, кызганычка каршы, сәламәтлеге аркасында бу дөнья белән иртә саубуллаша, әмма шулай ук булган бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлый, ферма мөдире була, аннары - баш зоотехник. Рәзил – Рәсимнең улы – җирле хуҗалыкта машина йөртүче. Абыйлы-энеле Вәлиевларның  хатыннары да «АгроМир» да эшлиләр.

Халыкара гаилә көнендә Спас районының хезмәт династияләре гаиләләрен муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Викторович Савинов видеоэлемтә буенча котлады, шулай ук Спас муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары Екатериновка авылыннан Гиниатуллиннар гаиләсенә һәм Тукай авылыннан Габидуллиннар гаиләсенә шәхсән тапшырылды.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр гаиләне котлауларга кушылды, аларга нык сәламәтлек һәм алга таба да матур гаилә тормышы, эшләрендә уңышлар теләде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International