Кыр хәбәрләре: сабан бодаен һәм арпа чәчү Татарстанның өч районында төгәлләнде

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Чәчү кампаниясенең кызган чагы. Республика аграрийлары бер минутны да бушка уздырмыйлар.    

Барлык сабан чәчүе мәйданының (1,8 млн. га) 1368,5 мең гектары яисә планнан 77% ы чәчелгән. 

Шуннан бөртекле һәм кузаклы культуралар - 915,3 мең га, шул исәптән:

сабан бодае - 329,1 мең га

орлык кукурузы - 35,6 мең га

бәрәңге - 0,5 мең га

рапс - 57,1 мең га

шикәр чөгендере - 48 мең га

көнбагыш - 95,2 мең га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча иң күп чәчелгән мәйдан Зәй районында – 97%, ә иң аз Әгерҗе районында – 42%. Бүгенгә бодай һәм арпа чәчү Актаныш, Апас һәм Спас районнарында төгәлләнгән. 

Сабан бодае Азнакай, Әлки, Буа һәм Зәй районнарында чәчелеп беткән. Финишка якынлашучылар: Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Ютазы, Алексеевск, Зеленодольск, Чистай, Тәтеш һәм Кайбыч  районнары. 

Арпа Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарында чәчелгән. Финишка якынлашучылар: Саба, Арча,  Лениногорск, Яңа Чишмә, Аксубай, Чүпрәле, Мамадыш, Зеленодольск, Зәй, Әлки, Әтнә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Тәтеш һәм Биектау районнары.

Апас, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнарында аграрийлар шикәр чөгендере чәчәләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International