Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан эшкуарларын «Минем бизнес» дигән вебинар-марафонга чакыра

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Иртәгә, 13 майда, «Синергия» корпорациясе белән берлектә Россиянең Икътисадны үстерү министрлыгы тарафыннан оештырылган «Минем бизнес» дигән вебинар-марафон узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, бер үк вакытта ике сәхндәдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшкуарларның, төбәк һәм федераль хакимият органнары вәкилләренең, экспертларның һәм «Минем бизнес» үзәкләре хезмәткәрләренең 40ка якын чыгышлары трансляцияләнә.

1 нче сәхнә – «Эшкуарлар карашы» – бизнесменнарның тарихларына һәм гамәли киңәшләренә багышлана: алар ничек итеп бизнесның юнәлешен үзгәртү, онлайн бизнес-миссияләр үткәрү, арендага бирүчеләр белән аралашу, җитештерүдә кризиска каршы идарә итү, чат-ботлар ярдәмендә продукцияне сатуга чыгару, кризис  шартларында сатуны һәм маркетингны автомалаштыру, «Минем бизнес» үзәкләренең товарларны маркет-плейсларда чыгаруга ярдәм итүләре турында һәм башкалар турында сөйлиячәкләр.

2 нче сәхнә – төбәк  вебинарларының чыгышларына багышлана: аларда шул исәптән гомумтанылган бизнесменнар һәм экспертлар да чыгыш ясаячак. Биредә ничек итеп бизнес-модель тиз үзгәртеп булу турында, бизнес-кооперациянең ничек компанияләргә керемнәрен саклап калырга булышуы турында, читтән торып эшләүне оештыру, команданы мотивацияләү һәм персонал белән эшләү турында, хатын-кызлар эшкуарлыгы һәм бизнес өчен кризиска каршы федераль ярдәм чаралары турында сөйлиячәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, шундый вебинар-марафоннар ай буе атна саен чәршәмбе көнендә уздырылачак.

Вебинар-марафон Synergy.Online платформасында уза. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә (яисә авторизация узарга) кирәк. Кергәннән соң, сез автомат рәвештә трансляция битенә җибәреләсез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International