Марат Җәббаров Апас районында язгы кыр эшләренең барышын тикшерде, Мәдәният йортын һәм “Аренда торагы” программасы буенча төзелгән яңа йортларны ачты

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Апас районында булды.  

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин катнашты.

Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров "Свияга" АХП ҖЧҖ мега-фермасында булды һәм язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, "АгроАктив" АХП ҖЧҖ, "Свияга" АХП ҖЧҖ һәм "Ибрагимов И.К" АХП ҖЧҖ кырларын карады. 

Хуҗалыкларда ул язгы һәм көзге кырларның торышы белән кызыксынды, үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәле кулланылуын билгеләп үтте.  

"АгроАктив" АХП ҖЧҖ җитәкчесе Фәрит Рәхимов хуҗалыкта башкарылган эшләр һәм алга куелган планнар белән таныштырды. Көзге бодай хуҗалыкта 260 гектарда чәчелгән.   

Аннары вице-премьер "Свияга" АХП ҖЧҖ мега-фермасында һәм "Ибраһимов И.К" АХП ҖЧҖендә булды. "Ибраһимов И.К" АХП ҖЧҖ җитәкчесе Тагир Ибраһимов күпьеллык үләннәрне үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде.  

"Районда язгы кыр эшләре тиешле дәрәҗәгә куелган. Агротехник чараларның һәр төре вакытында үтәлә» - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалыкларны башкарыла торган эшләрнең дәрәҗәсен елдан-ел арттырырга һәм үсемлекләрне яклау чараларын нәтиҗәле кулланырга өндәде.   

Эш сәфәре азагында Марат Җәббаров Шәмбалыкчы авылында Мәдәният йортын һәм “Аренда торагы” программасы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен төзелгән яңа йортларны ачты.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International