Марат Җәббаров Лаеш районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2020 елның 9 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районында булды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Виталий Германов катнашты.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров Татарстанның фәнни-тикшеренү институты, "Вафин Р.К." КФХ һәм "Нармонка" агрофирмасы ҖЧҖ кырларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Хуҗалыкларда ул язгы һәм көзге чәчүлекләрнең  торышы белән кызыксынды, үсесмлекләрне яклау чараларын нәтиҗәле куллану максатларында измә узелларның, арттырылуын, аларны куллану шартларының үтәлешен, шулай ук су сыйфатының препаратларга йогынтысын билгеләп үтте.  

Аннары вице-премьер "Нармонка" агрофирмасы ҖЧҖендә булды, биредә язгы кыр эшләренең барышын һәм яшелчә культураларын чәчүне бәяләде.   

“Татагролизинг идарәсендәге агрофирмада эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган", - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалыкларны максималь дәрәҗәдә табышлы итү өчен цифрлы технологияләрне нәтиҗәле кулланырга өндәде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International