Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы аграрийларны заманча контроль системаларын гамәлгә кертүне активлаштырырга өндәде

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тарафыннан авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү мәсьәләсе күтәрелде.  

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«ГЛОНАСС/GPS трекерларсыз һәм чәчүне контрольдә тоту системаларыннан башка заманча, югары җитештерүчәнлекле техникадан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итеп булмый», - диде Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта үзйөрешле техниканың 43%ы гына спутник мониторингы системалары белән тәэмин ителгән.  

«Ягулык контролерларын, дистанцион диспетчерлык белән, 1С исәпкә алу системасына кертү ярдәмендә юлламаларны, агрегатлар эшләнмәләрен, ягулык тотылышын, транспорт хәрәкәте маршрутларын автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алырга мөмкинлек бирә, бу эксплуатация чыгымнарын шактый киметәчәк», - дип сөйләде Марат Җәббаров.

Аграр ведомство башлыгы аграрийларны заманча контроль системаларын гамәлгә кертүне активлаштырырга өндәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International