1945 ел, тарихка кереп, ераклашкан саен, безнең белән янәшәдәге Җиңү солдатларының саны кими бара. Без аларның исемнәрен һәм якты киләчәк өчен алар күрсәткән каһарманлыкны онытмаска тиеш.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үзебезнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасында без Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре турында язабыз. Шундыйларның берсе – “Яшь көч” колхозында терлекчелек фермасы бригадиры булып эшләгән Хаҗим Мәрдигалләм улы Фәхретдинов.
Ул 1924 елның 5 июнендә Әлки районының Югары Әлки авылында туа.
Аны сугышка 1943 елда алалар. Хаҗим Мәрдигалләм улы башта җиде ай “үлем лагеренда” – Суслонгерда интегә, аны анда пулеметчы осталыгына өйрәтергә тиеш булалар. Әмма аның урынына алар ачлыктан, кыйналудан интегеәләр.
Бәхетенә, Хаҗим Мәрдигалләм улы бу тәмугтан исән-сау котыла. 1943 елның ахырында ул фронтка сызыгына керә. Украина фронтында фашистларга каршы пулеметчы буларак сугыша.
«Минага эләгеп, мин каты яраландым. 60 килограммлы тимер тәгәрмәчле пулемет очып китеп, мине икенче якка ташлады. Ярый әле минаны сөрелгән җиргә куйган булганнар, югыйсә, исән калмаган булыр идем. Мине шул йомшак җир коткарып калды», – дип, искә төшерә Хаҗим Мәрдигалләм улы.
Хаҗим абыйның сул аягы каты чәрдәкләнгән була һәм аны хәрби госпитальдә кисәләр. Ә тәненә үтеп кергән мина ярчыкларын ул әле сугыштан соң да уннарча еллар йөртә. Озак кына гопитальдә дәваланганнан соң, фронтовик Хаҗим абый 21 яшьтә туган якларына кайта. Бер аяксыз булса да, күңелен төшерми – гомер буе эштә, хәрәкәтттә була ул.
Үзе йорт сала, яңа сарай, мунча төзи. Авырмый да, хастаханәләрдә дә ятмый, чөнки гел эш белән мәшгуль була.
– Мин инвалид булып саналам инде, әмма гомер буе эшләдем. Нинди эшкә тотынсам да, намус белән, җиренә җиткереп эшләргә тырыша идем. Терлекчелек бригадиры булып эшләгәндә, азыкның сыйфатлы булуын кайгырта идем. Печәннең бер колачы да әрәм булмасын дип күзәтеп тора идем. Минем сарык бригадасы районда алдынгылар рәтендә була торган иде. Кышын без күрше авылларның фермаларына да азык белән булыша идек, – дип сөйли ветеран.
Хаҗим Мәрдигалләм улы үзенең 95 яшендә дә тормыштан бик канәгать һәм кат-кат кабатлап: “Дәүләт безне бик кайгырта, һәрьяклап ярдәм итә. Яшисе килә әле тагын. Тормыш бик матур бит!” – ди.
Хәзер ул Түбән Әлки авылында кызы Кәрибә тәрбиясендә яши.