Район хәбәрләре: Апас районында 2020 елгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2020 елның 8 мае, җомга

Апас районында яхгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны һәм тракторчыларны бүләкләү тантанасы узды.

Тантана кырда ук булды. Үз эшләренең осталары булганнарга акчалата премияләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Премияләрне район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин тапшырдылар. «Бу кыен вакытта, коронавирус эпидемиясенә дә карамастан, егетләр  көн-төн кырларда эшлиләр, районның һәм республиканың булачак уңышына нигез салалар. Һичшиксез, бу ихтирамга һәм өстәмә бүләкләүгә лаек», – диде Равил Хисаметдинов.

Лаеклы бүләкләргә «Свияга» авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖенең 15 тракторчы-машинисты, «Нур» АХП” ҖЧҖенең 4 тракторчысы, «АгроАктив» АХП” ҖЧҖенең 6 механизаторы, «Ибраһимов һәм К» АХП” ҖЧҖенең 7 механизаторы һәм машина йөртүчесе, «Табар» АХП” ҖЧҖенең тракторчысы һәм машина йөртүчесе ия булдылар, барысы – 35 кеше.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләрее буенча, Апас районында сабан культураларын 35,3 мең га мәйданда чәчү планлаштыра. Бүгенгә 24,6 мең га чәчелгән, ягъни планнан 69,6 %. Шуннан: 9 мең га – арпа, 8,8 мең га – бодай. 1,8 мең га шикәр чөгендере чәчелгән. Республика буенча сабан чәчүен 1779,2 мең га мәйданда башкару планлаштырыла. Бүгенгә ул 52 %ка башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International