Зеленодольск сөт комбинаты пандемия шартларында Анжела Вавилова ис. хосписка бушлай сөт продукциясе бирә

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре пендемия шартларында эшне туктату түгел, ә медицина оешмаларына ярдәм дә итәләр әле. Шундый предприятиеләрнең берсе — Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты.

Авыр икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә, предприятие җитәкчесе якындагы ике айда Анжела Вавилова ис. хосписка бушлай сөт продукциясе биреп торырга хәл итте. Учреждениегә тонна сөт продукциясе җибәреләчәк, болар: кефир, сөт, ак май, балалар сөт продукция продукциясе «Обнимама» һәм башка продукция.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты — яңа туган балалар өчен сөт продукциясе әзерләп чыгара торган Татарстанда бердәнбер сертификацияле җитештерүче. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, биредә көнгә 558 тонна сөт эшкәртелә һәм 100дән артык төрдә сөт продукциясе әзерләнә. Барлык сөт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан турыдан-туры сатып алына.

"Дөньякүләм кризис шартларында Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының хәйрия акты Казан хосписы пациентлары өчен бик кыйммәтле, чөнки сөт продукциясе аларның сәламәтлеген ныгыту өчен бик кирәкле продукт. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты безнең даими һәм ышанычлы партнёрыбыз. Без аларга бүгенге авыр чорда безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», — диде Анжела Вавилова им. фонд рәисе Владимир Вавилов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International