Гаилә фермалары грантка лаек булачак

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан республикасында 2012-2014 елларда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс комиссиясе утырышы үтте.

Конкурста катнашу өчен республиканың 18 районыннан 32 гариза кабул ителгән. Мөслим һәм Балык Бистәсе исә иң активлар рәтендә.

Комиссия утырышында 15 крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче дип табылган. Җиңүчеләрнең күпчелеге сөтчелек һәм итчелек тармагы буенча үз эшен булдырган.

Конкурс шартлары буенча гаилә фермасын үстерүгә 5 млн. сумга кадәр мадти ярдәм күрсәтеләчәк. Грантның күләмен конкурс комиссиясе билгели.

Якын арада җиңүчеләр белән грантлар бирелү турында килешү төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International