Экологик чиста продукция җитештерергә өйрәтәләр

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы бүлекчәсе базасында экологик чиста продукция җитештерү буенча мәгълүмати-методологик үзәк ачылды.

“Бүген халык яшелчә, җиләк-җимеш җитештергәндә агулы матдәләрне чамадан тыш куллана. Кызганычка каршы, без аларның барысын да контрольдә тота алмыйбыз. Нәтиҗәдә, кеше организмына зур зыян салына”, - дип сөйләде “Россельхозцентр”ның Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесенең бюджеттан тыш эшчәнлек буенча урынбасары Галина Полях.

Аның сүзләренә караганда, әлеге үзәкнең төп бурычы җитештерүчеләр арасында экологик чиста продуктларны популярлаштыру булачак. Оешма үсемлекләр өчен файдалы химик һәм биологик матдәләрне кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган агулы эшләнмәләрдән аера белергә өйрәтү эше белән дә шөгыльләнәчәк. Әле алай гына да түгел, монда халыкны экологик чиста продукция җитешетерү юлларына да өйрәтәчәкләр.

“Без моңа кадәр бу төр эшчәнлек белән бөтенләй шөгыльләнмәдек, дип әйтү дөрес түгел. Республиканың һәрбер районына барып төрле лекцияләр белән чыгыш ясый идек. Тик елга бер мәртәбә генә уздырыла торган андый чараларның гына уңыш китермәячәге көн кебек ачык. Хәзер исә безнең үз бинабыз булды. Экологик яктан чиста продукция җитештерергә теләге булган һәркем безгә килә, киңәш сорап шалтырата ала”, - дип Галина Полях. Әлеге үзккә исә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, ә гади халык та мөрәҗәгать итә ала. “Безнең өчен иң мөһиме – кеше сәламәтлеге”, - дип саныйлар үзәктә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, монда бары тик югары дәрәҗәдәге белгечләр генә хезмәт куячак. Алар арасында үсемлек табиблары, микробиологлар, медицина университеты профессорлары да бар.

Хәзерге вакытта республикада бары тик экологик чиста продукция җитештерү белән генә шөгыльләнә торган хуҗалыклар юк дип әйтү дөрес түгел. Аксубай, Түбән Кама, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Сарман, Мамадыш кебек районнарда мондый төр эшчәнлек күптән инде популярлаша башлады. Әлеге үзәк барлыкка килгәч, андый хуҗалыклар саны тагын да артыр, дип ышанасы килә.

Рәмзия ЗАКИРОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International