Әлки районында язгы кыр эшләренең барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Эш сәфәрендә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды.
Район аграр комплексының активы белән очрашу Иске Карата авылы белән янәшәдәге кырда узды. Әлки районы башлыгы Александр Никошин хәбәр итүенчә, районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 114,8 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр – 98,3 мең га. Сабан культураларын 49 мең гектарда чәчү планлаштырыла. Көзге культуралар 20 мең га тәшкил итә. Бүгенгә көзге культураларны тукландыру тулысынча төгәлләнгән. Туңга сөрелгән җирләрне һәм пар җирләрен тырмалау 30,3 мең га башкарылган, бу – 50%. «Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе арпа чәчүгә керешкән.
Чәчү кампаниясе башына аграрийларда орлык җитәрлек әзерләнгән (5,2 мең тонна). Кыр эшләренә җәлеп ителә торган барлык техника шулай ук әзер. Болар – 350 трактор, 112 чәчкеч, 20 чәчүлек комплексы һәм 119 культиватор.
Техниканы ремонтлауда аграрийларга шәхси эшкуар Альберт Шәйхетдинов булыша, ул үз эшчәнлеген 2006 елда башлаган. Эшкуар тракторларны, узелларны һәм агрегатларны, шулай ук барлык модификациядәге К700 электр җайланмаларын капиталь ремонтлау белән шөгыльләнә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров районның чәчүгә тулысынча әзер булуын билгеләп үтте. Минераль ашламалар тиешенчә тупланган, ягулык-майлау материалларын сатып алуга шартнамәләр төзелгән.
Түбән Әлки авылына килгәч, Рөстәм Миңнеханов модуль участок ветеринария пунктында булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов учреждениенең 18 торак пунктка хезмәт күрсәтүе, анда эшләүче 4 хезмәткәрнең дәвалау-профилактикалау һәм ветеринария-санитария чараларын уздырулары турында сөйләде. Татарстан Президенты ветеринария пунктын карап чыкты һәм махсус машиналар күргәзмәсе белән танышты.